Әтнәдәге күперне чистарттылар

13.01.2018 11:03 | Җәмгыять Печать

Әтнәдәге күперне чистарттылар

Яңа елга кереп яткан бер мәлдә, редакциягә мөхтәрәм зат – күп еллар мәктәп укытучысы булып эшләгән Рита Садыйкова керде.

Күңеле тулган, үзе ярсыган; ә соравы авыл үзәгендәге күпергә кагылышлы булып чыкты. "Бер тапкыр шушы күпергә менә торган баскычта егылып кулымны сындырдым, инде анда йөрерлек тә түгел – кар баскан", – диде. Шунда ук:

– Элек "Сорагыз, җавап бирәбез", дигән рубрикагыз бар иде. Хәзер аны үзгәртсәгез дә, соравым бар, бәлки җавап бирерсез. Кайчан чистартырлар икән улкүперне? – дип сорады.

Көткән әйбер озакка сузыла бит ул. Яңа ел каникуллары чорында Әтнә күперен барып күргән булмады. Аннан соң, зинһар дөрес аңлый күрегез – күңелле мәшәкатьләр аркасында онытылып та торды бу сорау. Аның каравы хәзер әйтә алабыз: чистарттылар ул күперне, җәяүлеләр курыкмыйча йөри алалар.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий