Кышлау авылында яшәүче кадерлебез, Яңа Шашы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөләйманова Наилә Тәлгать кызының 9 декабрьдә 50 яшьлек юбилее!

06.12.2017 16:49 | Котлыйбыз! Печать

Кышлау авылында яшәүче кадерлебез, Яңа Шашы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Сөләйманова Наилә Тәлгать кызының 9 декабрьдә 50 яшьлек юбилее!

Шушы шатлыклы көнегез белән сезне ихлас күңелдән тәбрик­либез. Сиңа киләчәктә таза-сау булып, бәхетле тыныч тормышта балаларың, Тәлгать кияү белән шатланып-куанып яшәвегезне телибез.
Кошлар җыелган тирәккә
Алар дуслар, татулар бигрәк тә.
Синең, әни, дигән ягымлы сүзләрең
Көч бирәләр йөрәккә.
Бала бавыр ите диләр,
Бигрәк дөрес әйтәләр.
Минем күңелемә якын була
«Кызың хөрмәткә лаек», дисәләр
Сүзләрең бик тә ягымлы.
Йөзләреңдә тулган ай.
Күп сабырлык, шәфкатьлелек
Биргәндер сиңа Ходай.
Бөркет кебек ике ул үстердегез,
Алар шундый якын күңелгә.
Игелекләрен күреп кияү белән
Яшәсәгез иде гомергә.
Арагызга салкын җилләр
Беркайчан да кермәсен.
Бер-берегезне хөрмәт итү
Артып торсын кимемәсен.
Котлап сине туган көнең белән,
Без телибез сезгә ак бәхет.
Киләчәгегез якты, эшегез уңышлы булсын,
Иманыгыз юлдаш булсын һәрвакыт.
Әниең Хәлимә, абыең Фәргать,
туган апаең Гөлгенә, сеңелләрең Гүзәл, Гөлназ,
кечкенәләребез Милиса, Сөләйман.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий