Кече Әтнә авылында яшәүче әтиебез Хәсбиуллин Рәшит Хидият улына 15 декабрьдә – 65 яшь, әниебез

22.12.2017 16:06 | Котлыйбыз! Печать

Кече Әтнә авылында яшәүче әтиебез  Хәсбиуллин Рәшит Хидият улына  15 декабрьдә – 65 яшь, әниебез
 
Хәсбиуллина Рәшидә Абдулла кызына 22 декабрьдә 60 яшь тула.
Кадерлеләребез безнең! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әти-әниебез! Сезне бу олуг бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы сезгә күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сез тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсез, балаларыгызга, туганнарыгызга сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдегез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә булдыгыз. 
Әти-әни! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәрегездә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде! Әти-әни! Сезгә кояш нурларыдай аяз көннәр, алсу таңлы иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы булыгыз. Безне сөендереп озын-озак яшәгез!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Фәридә-Илнур, 
Фәнзия-Наил, Рәдис-Рүзия, оныкларыгыз Айнур, 
Фаяз, Ильяс, Ильдан.      


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий