Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 гыйнвар көнне Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче әтиебез, дәү әтиебез Хисматуллин Илдар Сәфәр улына – 80, тормыш иптәшем, энебез, улыбыз Хисматуллин Илнур Илдар улына 50 яшь тула.

01 января 2019, 10:01

865

0

0

1 гыйнвар көнне Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче  әтиебез, дәү әтиебез Хисматуллин Илдар Сәфәр улына – 80, тормыш иптәшем, энебез, улыбыз Хисматуллин Илнур Илдар улына 50 яшь тула.


Кадерлеләребез! Сезне чын күңелдән әлеге гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез! Сез җаныгыз-тәнегез белән хезмәткә бирелгән, гомер буе үз эшенә тугры булып яшәүче затлар. Төпле, ныклы кыйблалы булганыгыз өчен олы хөрмәткә лаек сез. Ышанычлы, намуслы, ярдәмчел булуыгыз белән кешеләр арасында үрнәк булып торасыз. Гомер бәйрәмегез көнне сезгә бары иң изге теләкләр генә телисебез килә. Киләчәктә дә йөрәгегезнең назын, кулларыгызның җылысын, нурлы күз карашыгызны тоеп яшәргә язсын. Ходай Тәгалә корычтай нык сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш насыйп итсен. Тигезлектә, муллыкта, балаларның, оныкларның игелеген күреп, тагын бик күп еллар бергә бергә яшәргә язсын.
Саулык белән яшәгез сез һәрчак, 
Өзелмәсен тормыш җырыгыз.
Шатлык белән тулы булсын сезнең
Сикәлтәсез озын юлыгыз!
Иң изге теләкләр белән Хисматуллиннар, 
Шәфигуллиннар, Гарифулиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев