Этнэ таны

1 октябрь көнне Дусым авылында яшәүче безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез Хәбибуллина Гөлбикә Гарифулла кызының туган көне – 70 яшь.

--, 1 октябрь 2018 - 09:19
179
0
0

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә  сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче әниебезне бәйрәме белән котлыйбыз. Әни булган өйнең нигезе нык, табыны һәрчак түгәрәк. Сез әтиебез белән бергә матур гомер итәсез. Бүгенге көндә дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндермичә саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, һәркайсыбызга кирәк, терәк булып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Тормыш кичкән чакта сабыр булдың,
Сыгылмадың җилдә, давылда.
Сиңа карап төшендек без, әнкәй,
Яшәү серен, гомер кыйммәтен.
Тик бер генә безгә яшәү язган,
Тик бер генә яшәү мизгеле.
Без бәхетле булыр идек, әнкәй,
Яши алсак синең шикелле.
Иң изге теләкләребезне юллап тормыш иптәшең Тәлгать, балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың, 
кода-кодагыйларың һәм туганнарың.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: