15 майда Комыргуҗа урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләүче Сираҗиева Зөлфия Габдрахман кызына 50 яшь тула.
Олы юбилее белән котлап, аңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, олы шатлыклар, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең изге теләкләр!
Комыргуҗа урта мәктәбе коллективы.
Нет комментариев