Әтнә таңы

20 май көнне Күәм авылында яшәүче кадерлебез – ЯРУЛЛИНА ТӘНЗИЛӘ ИЛЬЯС кызының олуг бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!

--, 20 май 2022 - 08:00
296
0
0

20 май көнне Күәм авылында яшәүче кадерлебез – ЯРУЛЛИНА ТӘНЗИЛӘ ИЛЬЯС кызының олуг бәйрәме – 60 яшьлек юбилее! Кадерле туганыбыз! Бүген гомер мизгеленең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Сине ихлас күнелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озының, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагышларны белмичә, туганлык хисләрен саклап, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Аллаһ насыйп итсен.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,

Шатлык кына бизәсен күңелеңне,

Туганнарың белән гөр килешеп,

Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Иң изге теләкләр белән сеңлең Гөлназ - киявең Наил, балалар Дамир-Алинә, Камил, Раил, Динар-Эльвина, Сәйдә, Илназ-Илзирә, безнең теләкләргә апаң Гөлзада да кушыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: