Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

22 апрельдә Әйшияз авылында гомер итүче тормыш иптәшемнең, балаларымның яраткан әтиләре ЗАКИРОВ РАМИЛнең туган көне

22 апреля 2022, 09:02

580

0

0

22 апрельдә Әйшияз авылында гомер итүче тормыш иптәшемнең, балаларымның яраткан әтиләре ЗАКИРОВ РАМИЛнең туган көне

22 апрельдә Әйшияз авылында гомер итүче тормыш иптәшемнең, балаларымның яраткан әтиләре ЗАКИРОВ РАМИЛнең туган көне.

Сине чын күңелемнән гомер бәйрәмең, 58 яшь тулган көнең белән котлыйм. Син минем өчен тормышта бик зур таяныч, терәк булдың. Без синең белән бик күп авырлыкларны бергә җиңеп, бер-беребезгә кирәк, терәк икәнлекне аңлап яшәдек. Читтән караганда бездән дә рәхәт гомер кичерүче булмады, бары үзебез генә белдек. Безнең хакта күпме ялган, нәфрәт, ачы күз яшьләре. Рәхмәт, Аллаһы Тәгаләгә сине минем тормыш юлымда очраштырганы өчен. Сиңа минем Ислам улыма Әти назы биргәнең өчен аеруча рәхмәтем чиксез. Син аны үз балаңдай якын күреп яраттың, үз канатың астына алдың. Ислам да сине якын, бик якын итте. Ятимлекне сизмәсен, юклыкны белмәсен дип көчеңнән килгәнчә барысына да тырыштың. Иң беренче Исламга 10 яшенә компьютер алып бирден (авылда иң беренчеләрдән булып, син алып бирдең), 15 яшенә мотоцикл алып бирдең. Кеше йөргәнгә кызыкмасын дидең. Машина-трактор таныклыгына икесенә берьюлы да син укыттырдың. Мин сиңа кияүгә чыкканнан соң, 4 елдан соң гына бала алып кайттым. Ни өчен? “Ислам артмас микән?”– дигән уй белән. Үземнең йөкле икәнемне белгәннән соң, мин синнән, Исламга карашың үзгәрмиме?”– дип сорадым, ә син исә: «Лилия, ул турыда бернинди дә сүз юк, ул минем үз балам, ятимлекне, кимсенүне ни икәнен дә белмәс», – дидең. Әйе Рамил, син үз сүзеңдә тордың. Ислам улым ятимлекне сизмәде, ул безнең уртак балабыз кебек булды, Аллаһка шөкер. Синең кызулыгың, тиз генә кычкырып ташлавың, күпләрне безне күзәтергә мәҗбүр итте. Үзенеке булса алай итмәс иде дигән сүзләрне, синең белән 15 ел яшәгәннән соң да ишеттем. Берәү дә үз баласының башыннан гына сыйпап утырмый инде, ә безнең ишеләрне матур гына, астыртын гына күзәтәләр.

Бер ел яшәгәннән соң син миннән “Лилия, минем белән тормыш итеп буламы? Мин тормыш итә торган кешеме? – дип сорадың. Ә мин исә: «Була Рамил, ник булмасын»,– дип җавап бирдем. Ул сорауны мин хәзер синең белән 18 ел яшәгәннән соң аңладым, ни өчен биргәнеңне. Була Рамил, синең белән яшәп була, тормыш итеп була. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт синең белән очраштырганы, синең белән кавыштырганы өчен. Ике улыңа, киленеңә (яратып син кызым, дисең), миңа терәк булып тагын бик күп еллар авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә исән-сау яшәргә язсын. Без сине бик нык яратабыз. Рәхмәт әтиеңә, рәхмәт әниеңә сине бу дөньяга тудырганнары өчен, кеше итеп үстергәннәре өчен.

Сине хөрмәт итеп тормыш иптәшең Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев