Әтнә таңы

28 июль көнне Күәм авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Хәсбиуллина Гөлфинур Солтан кызының 80 яшьлек юбилее.

--, 29 июль 2020 - 08:41
136
0
0

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, әтиебез белән бергә озын гомер ит. 
Гомерең матур узсын, әни, бәгърем.
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман көләч, матур булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.
Синең күңел сандыгыңа, 
Бәхет, шатлыклар тулсын. 
Гомеркәең аккан судай, 
Туктаусыз озын булсын. 
Син бит, әни, безнең өчен кояш, 
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, мәңге яшь бул, 
Иң кадерле якын кешебез. 

Барлык балаларың, оныкларың һәм әтиебез исеменнән кызың Луиза.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: