Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 март көнне безнең өчен бик кадерле булган газиз әтиебез Сабиров Илияр Вәли улына 80 яшь тула.

28 марта 2021, 08:00

498

0

0

28 март көнне безнең өчен бик кадерле булган газиз әтиебез Сабиров Илияр Вәли улына 80 яшь тула.

Ул – 1941 ел баласы. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә өч айлык сабый булып калып, гомер буе «әти» дип дәшергә тилмергән, әмма үзе 5 балага гомер биргән һәм чын әти булган кеше. Олы Әтнә авылында дөньяга килеп, төп нигезен ташламый матур тормыш кора, әниебез Резида белән иңне-иңгә куеп 56нчы ел бергә гомер итәләр. Тырышлыгы, максатчанлыгы аңа югары белем алырга һәм җаваплы эшләрдә хезмәт итергә мөмкинчелек бирә. Без – балалары, үскәндә дә, үзебез тормыш корып яши башлагач та әтиебезнең ярдәмен тоеп, аның киңәшләрен тыңлап яшибез. Аз сүзле, төптән уйлап эш йөртүче әтиебез туганнарга да, күршеләргә дә үрнәк, киңәшче булды. Ул бүген дә тормыш иптәшенә кадерле ир, балаларына һәм оныкларына яраткан әти һәм бабай. Гомер бәйрәмендә без аңа сәламәтлек һәм әни белән тигезлектә яшәвен телибез.
Туган нигез якты сез барында,
Җыелышып кайттык бүген дә.
Гел кояшлы булсын туар таңнар,
Аяз булсын һәрчак күгең дә.
Алтын тәңкәләр дә кирәк түгел,
Әти,  Ходай бары гомер бирсен.
Ярты гасыр элек никаһланган
Пар йөрәкләр әле бергә типсен.
Туган йортта учак суынмасын,
Чәчәк атсын ямьле җәйләрдә.
Без сагынып кайткан чакта сезне
Нур балкысын сезнең күзләрдә.
Яраткан тормыш иптәшең Резидә, балаларың Ләйлә, Лидия, Илдар, киленең Алсу, киявең Айрат, оныкларың Илһам, Зөһрә, Ләйсән, Нияз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев