Әтнә таңы

28 март көнне безнең өчен бик кадерле булган олы җизнәбез Сабиров Илияр Вәли улына 80 яшь тула.

--, 28 март 2021 - 08:30
280
0
0

Олы Әтнә авылында дөньяга килеп, төп нигезен ташламый матур тормыш кора ул, апабыз Резидә белән иңне-иңгә куеп 56 ел гомер кичерәләр. Бүгенге көндә кызлары Ләйлә белән Лидия, улы Илдар җаваплы һәм мактаулы эшләрдә эшләп, матур тормыш корып яшиләр. Җизнәбез һәм аның гаиләсе барыбыз өчен дә үрнәк, өлге.
Җизни, сине чын күңелдән юбилеен белән тәбрик итәбез. Гомер бәйрәмендә сиңа сәламәтлек һәм апай белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Безне хәрвакыт якты чыраегыз, мул табыннар белән каршы аласыз, киңәшләрегезне бирәсез, ярдәм итәсез. Барсы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Җизни туган көнең белән
Котлыйбыз чын күңелдән.
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йортыгызның түрендә.
 Олы җизни булгангадыр,
Якын булдың барыбызга.
Син биргән киңәш-теләкләр
дәва булды җаныбызга.
Сәламәтлек телибез без,
Игелек күр балалардан.
Кылган яхшылыкларыңа
Олы рәхмәт туганнардан.
Балдызларың Ләбибә, Рәдифә, Талия һәм аларның гаиләләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: