Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

8 апрель көнне Югары Көек авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез һәм әбиебез Илсөя Мәүлетдин кызының 50 яшьлек юбилее.

08 апреля 2021, 08:00

530

0

1

8 апрель көнне Югары Көек авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез һәм әбиебез Илсөя Мәүлетдин кызының 50 яшьлек юбилее.

Без аны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Аңа тазалык-саулык, бәхет-шатлык, күңел тынычлыгы телибез. Ул һәрвакытта да олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел. Без аңа бик зур рәхмәтле. Таза-сау бул, син безгә бик кирәк. Киләчәктә дә безне куандырып, сөендереп яшә.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, балаларың Марсель-Динара,
Әнис-Лилия, Фәнис, оныкларың Ранис, Дәринә, Азалия, Сәмирә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев