Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз,
киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән улың Ильдус, киленең Фәридә, оныкларың Ильназ-Фәнисә, Илүзә, Әлфинә, Зилия.
Нет комментариев