Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ары авылында гомер итүче әниебез – ГАЛИМУЛЛИНА ГӨЛФИЯ МИНҺАҖ кызының бүген 70 яшьлек олуг юбилее

07 ноября 2022, 11:44

547

0

0

Ары авылында гомер итүче әниебез – ГАЛИМУЛЛИНА ГӨЛФИЯ МИНҺАҖ кызының бүген 70 яшьлек олуг юбилее

Ары авылында гомер итүче әниебез – ГАЛИМУЛЛИНА ГӨЛФИЯ МИНҺАҖ кызының бүген 70 яшьлек олуг юбилее. Кадерлебез! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Биш балаңга гомер бүләк итеп, йөрәк җылыңны, күз нурыңны тигез итеп бүлеп, безне үстерүче – ул син әни! Әти белән бергәләп, кечкенәдән безне эш сөяргә, гаделлеккә, гадилеккә, уңганлыкка, сабырлыкка өйрәттегез. Син безгә әле дә терәк һәм киңәшче. Алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, әтиебез белән тирән картлыкка кадәр, парлап гомер кичерергә язсын.

Әни, бәгьрем, әле кайчан гына,

Итәгеңдә безне назладың.

Шул кочакка кабат җыелышты

 Котлар өчен ул һәм кызларың.

Синең янда булу – олы бәхет,

Елмаюың күрү – куаныч.

Мәңге яшә, әни, кояш кебек

Бүген дә син безгә – таяныч.

 Иң изге теләкләр теләп, тормыш иптәшең, балаларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев