Әтнә таңы

Ары авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әтиебез ГАЛИМУЛЛИН КӘРИМУЛЛА ГАЛИМУЛЛА улының 21 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее.

--, 21 гыйнвар 2022 - 11:17
196
0
1

Ары авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – әтиебез ГАЛИМУЛЛИН КӘРИМУЛЛА ГАЛИМУЛЛА улының 21 гыйнварда 75 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең – гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Әти!
Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт
ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән
бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт
булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Чәчләрең ак булса булсын,
Йөрәгең картаймасын.
Һаман тынгы белми типсен,
Мәңге яшь булып калсын!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың – киленнәрең, кияүләрең, оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: