Әтнә таңы

Ары авылында яшәүче кадерле әниебез Фәйзуллина Нурзия Йосыф кызының 29 сентябрьдә 85 яшьлек юбилее.

--, 27 сентябрь 2019 - 11:05
287
0
0

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине шушы олы бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетле һәм тыныч картлык телибез. Бу 85 ел эчендә тормышның шатлыгын да, кайгысын да күп күрдең. Тик нинди генә авыр сынауларда сыналсаң да, син сынмадың, сыгылмадың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, шөкер итеп яши белүең – безгә тормыш үрнәге, янәшәбездә өзелеп торучы синдәй әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә, муллыкта, безгә таяныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Исән генә бул син, әниебез,
Сызламасын аяк-кулларың.
Син бәхетле һәм таза-сау булсаң,
Безгә нәрсә кирәк соң тагын?!
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Иң изге теләкләр белән Зөфәр-Рәмзия, Хәйдәр-Гөлүзә, Илнур-Рүзия һәм оныкларың, оныкчыкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: