Ары авылында яшәүче әтиебез Әхмәтов Илсур Ильяз улының 14 мартта 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әти, син безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. киңәшчебез дә, олы терәгебез дә. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың,
Савап булып кайтсын үзеңә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Разия,
балаларың Азат, Руслан, киленнәрең: Айгөл, Алсу,
оныкларың: Мәликә, Мәрьям, Кәрим, Әмир.
Нет комментариев