Әтнә таңы

Бахтияр авылында яшәүче әтиебез  Галимҗанов  Данил Мәхмүт улының 26 май көнне 70 яшьлек юбилее.

--, 26 май 2022 - 15:35
141
0
0

Бахтияр авылында яшәүче әтиебез  Галимҗанов  Данил Мәхмүт улының 26 май көнне 70 яшьлек юбилее.
  Әтиебез! Сине матур юбилеең белән котлыйбыз. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син безнең җир йөзендәге иң кадерле кешебез. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кул­ларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Аллаһ Тәгалә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле имин тормыш, озын гомер бирсен сиңа. Алда­гы гомерләрең дә үткәне кебек бәрәкәтле, мул, имин, әниебез белән тигезлектә булсын! 
Ходай Сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, барлык туганнарың, кияүләрең, кода-кодагыйларың, оныкларың исеменнән  кызларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: