Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бактачы авылында яшәүче Гыйләҗиев Рашат Тәлгать улының 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее!

01 января 2019, 09:58

891

0

0

Бактачы авылында яшәүче Гыйләҗиев Рашат Тәлгать улының 1 гыйнварда 50 яшьлек юбилее!


Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез! Сине чын күңелдән 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлык­ларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек көчле рухлы, нинди генә хәлдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче кадерлебез, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез. Сине бүгенге бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Әти, алдагы көннәреңдә сиңа сау-сәламәт булып, балаларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Шатлыклы мизгелләрең күп, гаиләбез имин булсын.
Кышлар гына бүләк итәдер ул,
Бу дөньяга синдәй затларны.
Котлауларга кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Күк кояшы белән бергә синең
Олы җаның безне җылытсын.
Син – терәге безнең гаиләнең,
Куанычы олы тормышның.
Иң изге теләкләр белән әниең Тәскирә, тормыш иптәшең Раилә, улың Илшат, кызың Ранилә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев