Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бактачы авылында яшәүче кадерле әтиебез Гарипов Шамил Наил улы һәм әниебез Гарипова Гөлфия Магруфҗан кызының 19 майда бергә тормыш корып яши башлауларына 40 ел.

20 мая 2019, 08:24

756

0

0

Бактачы авылында яшәүче кадерле әтиебез  Гарипов Шамил Наил улы һәм әниебез  Гарипова Гөлфия Магруфҗан кызының  19 майда бергә тормыш корып яши башлауларына 40 ел.

19 майда бергә тормыш корып яши башлауларына 40 ел. 
Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти һәм әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме – картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авыр­мыйча яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Тагын бик озак еллар иңне-иңгә куеп, бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып яшәгез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, әти-әни!
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
 Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, 
килен-кияүләрегез hәм 9 оныгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев