Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүгенге көндә Әйшияз авылында гомер итүче безнең өчен бик тә якын һәм кадерле булган абыебыз Гәрәев Рафис Рәдиф улының 60 яшьлек юбилее.

17 января 2020, 09:02

458

0

0

Бүгенге көндә Әйшияз авылында гомер итүче безнең өчен бик тә якын һәм кадерле булган абыебыз Гәрәев Рафис Рәдиф улының  60 яшьлек юбилее.

Абыебыз! Сине чын күңелебездән шушы олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Ходай сиңа гомерләрнең озынын, бәхетлесен, сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы, туган апабыз белән тигезлектә, үстергән балаларыгыз, корган тормышларыгыз игелеген күреп, киләчәктә дә туганлык җепләрен өзмичә яшәргә насыйп булсын.
Без – туганнар. Безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап
Атлыйк бергә гомер үренә.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән сеңелләрең 
Рәмлә һәм Райлә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев