Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бик күп еллар балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куйган, бүгенгесе көндә Күәм балалар бакчасының җитәкчесе  Ханафиева Ләйсән Зөфәр кызының 45 яшьлек юбилее.

11 января 2024, 11:45

355

0

4

Бик күп еллар балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куйган, бүгенгесе көндә Күәм балалар бакчасының җитәкчесе  Ханафиева Ләйсән Зөфәр кызының 45 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Бердән коллектив булып, дус тату эшләргә язсын!
Кырык биш яшь бит ул — зур диңгездә
Туктап алган кече утрау күк.
Гомер озын булса, алда булыр
Олы җирдә кайнар котлау күп.
Туган көнең белән,хезмәттәшебез,
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сүнеп калма, юлчы учагыдай,
Гомер буе үрлә, ян, дөрлә.
Ихтирам белән Күәм балалар бакчасы коллективы

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев