Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәхтияр авылында гомер итүче кадерле кешебез – Нуриева Клара Гали кызының 6 июльдә гомер бәйрәме – олы юбилее.

06 июля 2018, 16:32

908

0

0

Бәхтияр авылында гомер итүче кадерле кешебез – Нуриева Клара Гали кызының 6 июльдә гомер бәйрәме – олы юбилее.

Кызым-газизем! Сине шушы матур бәйрәмең белән котлап, күңел түреннән чыккан иң саф, иң изге теләкләребезне кабул итеп ал. Син гомер эчендә һәрчак безгә терәк булдың, якты йөзең, җылы сүзең белән тормышыбызга җан өрдең. Син узган юлларны бер-берсенә бәйләсәң, меңнәрчә чакрымнарга сузылыр иде. Кар-буран, яңгыр дип тормыйча, еш кына җәяүләп, син көн саен күрше авыл халкына ярдәмгә ашыгасың. Синең шифалы кулларың кемнәрнең генә авыруын басмаган да, төпле киңәшләрең күпме авыруга дәва булмаган. Сиңа исәнлек- саулык, гаиләңдә тигезлек, бәхетле, мул тормыш телибез. Эшләгән изгелекләрең үзеңә дә меңе белән әйләнеп кайтсын.  
Кызым, сине туган көнең белән
Чын йөрәктән котлыйм бүген мин.
Туар көннәр аяз булсын гел дә,
Капламасын болыт күген, – дим.
Юлларыңда якын дуслар булсын,
Теләкләрең кабул булсыннар!
Шатлыкларда туган һәрбер көнең
Нурлар сибеп, назга тулсыннар!
Тормыш иптәшең Рәшит, кызың Гөлназ, улың Рашат, киявең Рамил, оныгың Раян, энеләрең – Реваль һәм Раил гаиләләре исеменнән әниең Мәүлидә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев