Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бәхтияр авылында яшәүче кадерле әниебез Галимҗанова Гөлсылу Гильмухан кызының 3 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

03 апреля 2020, 13:53

1042

0

0

Бәхтияр авылында яшәүче кадерле әниебез Галимҗанова Гөлсылу Гильмухан кызының 3 апрельдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сиңа күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, иман байлыгы, борчу-хәсрәтсез көннәр, мул тормыш телибез. Без, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның кадер-хөрмәтен тоеп, саулык-сәламәтлек белән, әти белән тигезлектә, озын-озак яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа әниебез!
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч киләчәк бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың.
Без яшибез, әни, син булганга,
Тормышларның белеп кадерен.
Сиңа ныклы саулык телибез без,
Исәнлектә үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, барлык кияүләрең, кода-кодагыйларың, оныкларың исеменнән
кызларың Гөлүсә, Әнисә, Гөлчәчәк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев