Әтнә таңы

Бу көннәрдә, Олы Әтнә авылында яшәүче, Лотфуллина Венера Зиннәт кызына, безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 80 яшь тула.

--, 5 июль 2019 - 10:55
127
0
0

Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән 
улларың, киленнәрең һәм оныкларың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: