Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чембулат авылында гомер итүче әти-әниебез ФИРДҮС МӘСХҮТ улы һәм ФЛЕРА МӘХМҮТ кызы ВӘЛИЕВЛАРНЫҢ шушы көннәрдә 60 яшьлек олы юбилейлары

15 сентября 2022, 15:13

432

0

0

Чембулат авылында гомер итүче әти-әниебез ФИРДҮС МӘСХҮТ улы һәм ФЛЕРА МӘХМҮТ кызы ВӘЛИЕВЛАРНЫҢ шушы көннәрдә 60 яшьлек олы юбилейлары

Чембулат авылында гомер итүче әти-әниебез ФИРДҮС МӘСХҮТ улы һәм ФЛЕРА МӘХМҮТ кызы ВӘЛИЕВЛАРНЫҢ шушы көннәрдә 60 яшьлек олы юбилейлары!
Кадерлеләребез! Сезне юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Киләчәктә дә газизләрегезнең бәхет-шатлыгына куанып, тигезлектә яшәргә язсын сезгә. Кунакчыл йортыгызның ишекләре һәрвакыттагыча ачык, табыннарыгыз мул булсын. Саулык-сәламәтлек белән гомер кичерегез, киләчәктә килгән юбилейларыгызны да өй түрендә, балалар, оныклар, туганнар янәшәсендә бәйрәм итәргә насыйп булсын.
Әле һаман без дип яшисез сез,
Күптән инде зурлар булсакта.
Аз булыр күк, Әти-Әни, сезнең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сезгә сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-куллыгыз.
Чирне белми, кайгы-хәсрәт күрми,
Япь-яшь булып калсын күңелегез.
Иң изге теләкләр белән кызыгыз Алсу, киявегез Илдар, оныкларыгыз Ильмир, Эмиль һәм кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев