Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чембулат авылында туып-үскән Ямалиева Рания Надил кызының 23 июльдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

20 июля 2018, 08:45

968

0

0

Чембулат авылында туып-үскән Ямалиева Рания Надил кызының 23 июльдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебезне юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә дә җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Миңа язмыш бүләк иткән сине,
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Синең тормыш юлың матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
"Рәхмәт!" – дибез, сиңа чын йөрәктән,
Синең гомер безнең горурлык.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Изгелегең белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең
Илһам, улларың Айнур, Айрат, киленнәрең
Алия, Алинә, оныкларың Айсылу, Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев