Әтнә таңы

Чишмәле Сап авылында гомер итүче Хәкимова Хәдия Нәҗип кызының матур юбилее.

--, 12 апрель 2019 - 08:23
110
0
0

Ялгыз калдым, 
диеп син уфтанма
Як-ягыңа син кара.
Ялгыз дилбегәсен тартып
Никадәр кеше бара.
Язмыш сине сынаса да
Сынмадың, сыгылмадың.
Авызың тулы кан булса да
Син йоттың, төкермәдең.
Берсе булса, берсе булмый
Яшәмә, син, көенеп.
Яшәргә язсын диген син
Исәнлеккә сөенеп.
Ә мин сиңа чын йөрәктән
Телимен изге теләк.Балаларыңны ялгыз үстерсәң дә
Бәхет сиңа әле бик кирәк. 
Парсыз гомерем узды димә
Як-ягыңа син кара.
Юк-барга да син уфтанма
Гомер болай да бара.
Ялгыз диеп, 
бер дә сез көлмәгез
Алар бездән күпкә көчлерәк.
Парлылардан калышмыйча яшәгән өчен
Ялгызларга һәйкәл 
куярга кирәк.Дустым! Һәрвакытта шулай шат бул, 
әлегә кадәр кеше арасында үз аягыңда нык басып тора алдың, алдагысы да шулай булсын.
Иң изге теләкләр белән Лилия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: