Чишмәле Сап авылында яшәүче әтиебез Галимҗанов Зөлфәис Галимҗан улының 1 сентябрьдә туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда да тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, син "хәрәкәттә – бәрәкәт" дип яшисең, тик тормыйсың, көчеңнән килгәнчә безгә булышырга тырышасың. Әти, без синең тырышлыгыңга, җитезлегеңгә сокланабыз. Сөекле әниебез белән 53 ел иңне-иңгә куеп, безгә үрнәк булып яшисез. Ходай Тәгалә киләчәктә тә тигезлегегездән аермасын. Сиңа озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп, киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын тоеп, тыныч тормышта гомер итүеңне телибез.
Ярый, әти, син бар әле -
Таяныч син, терәк син.
Жиңел чакта без дә батыр,
Авыр чакта кирәк син.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез мул тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ләбибә, улың Илһам, киленең Рафия, оныкларың Илүзә, Ильвир, Илдан.
Нет комментариев