Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында гомер итүче ФАЗЫЛҖАНОВ РАВИЛ СӘЙДЕХАН улының 24 августта 60 яшьлек юбилее!

24 августа 2021, 09:05

468

0

1

Дусым авылында гомер итүче ФАЗЫЛҖАНОВ РАВИЛ СӘЙДЕХАН улының 24 августта 60 яшьлек юбилее! Олы йөрәкле, киң күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез! Син иң сабыр, гадел, кешелекле, тырыш, ярдәмчел әти һәм тормыш иптәше. Син – нигезебезнең терәге! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насып итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын. Әниебез белән тигезлектә, безгә, балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып, кадер-хөрмәттә бергә-бергә яшәргә язсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә. Без, сине бик яратабыз!

Күк кояшы белән җиргә синең

Олы җаның безне җылытсын.

Син терәге безнең гаиләбезнең.

Куанычы олы тормышның.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә, безнең өчен җирдә

– Син бик газиз һәм бик кадерле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рүзилә, улың Рамил, кызың Рәдилә, киленең Рүзилә, оныкларың Диләрә һәм Әдилә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев