Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында гомер кичерүче кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз СӘХИБУЛЛИН СӘГЪДУЛЛА СӘХИБУЛЛА улының 1 гыйнварда 80 яшьлек олуг юбилее

01 января 2022, 12:17

310

0

0

Дусым авылында гомер кичерүче  кадерле кешебез – тормыш иптәшем,  әтиебез, бабаебыз  СӘХИБУЛЛИН СӘГЪДУЛЛА СӘХИБУЛЛА улының  1 гыйнварда 80 яшьлек олуг юбилее

Дусым авылында гомер кичерүче 
кадерле кешебез – тормыш иптәшем, 
әтиебез, бабаебыз СӘХИБУЛЛИН СӘГЪДУЛЛА СӘХИБУЛЛА улының 1 гыйнварда 80 яшьлек олуг юбилее. 
 Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге 
теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, 
саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Сиңа 
булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт 
булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәштуганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч 
тормышта гомер ит! 
Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда 
Булганың өчен рәхмәт. 
Безне саклап-яклап торган 
Кулларың өчен рәхмәт. 
Ходай сиңа озын гомер, 
Гомерлек шатлык бирсен. 
Кайгы-хәсрәтсез тормыш, 
Бәхетле картлык бирсен. 
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, 
балаларың – Илсур-Лилия, Азат-Ләйсән, 
оныкларың – Алинә-Айдар, Айзилә, Алмаз, 
Инзилә, оныкчыгың Язилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев