Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче иң якын, кадерле кешебез Лотфуллин Ирек Шәрифулла улына 60 яшь.

28 июня 2019, 09:07

1067

0

0

Дусым авылында яшәүче иң якын,  кадерле кешебез Лотфуллин Ирек Шәрифулла улына 60 яшь.

Энем, сине туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Ирек, син тормышка ямь өстәп, безне – туганнарыңны куандырып яшисең. Төп йортыбызда туганнарны җыеп, ачык йөз күрсәтеп гомер кичерәсез. Кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Матур сыйфатларың өчен туганнарың гына түгел, күпләр хөрмәт итә үзеңне. Туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын, һәрчак шулай ягымлы, сау-сәламәт бул! 
Бергә-бергә шулай озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә булган барлык яхшылыгың,
Йөзе белән кайтсын сиңа да.
Иң изге теләкләр белән апаең Зәлфирә, сеңлең Люция. Бу теләкләргә барлык 
туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев