Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче кадерле әниебез ШиҺапова НазирӘ Хәмбәл кызының 25 июньдә 65 яшьлек туган көне.

28 июня 2019, 09:17

673

0

0

Дусым авылында яшәүче кадерле әниебез  ШиҺапова НазирӘ Хәмбәл кызының  25 июньдә 65 яшьлек туган көне.

Кадерлебез, сине чын кунелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз! Синең нурың, күңел җылың караңгы төннәрне – тормыш күген яктыртырлык, сүнгән йолдызларны – өметләрне кабызырлык, куе болытларны – сагыш­ларны таратырлык көчкә ия. Ачык йөзең белән ясаган тәмле чәйләрең, мул табыннарың һәрчак куандырып тора. Без, балаларыңа үрнәк ана, әтиебезгә яраткан тормыш иптәше, оныкларыңның кадерле әбисе, туганнарыңның ышанычлы терәге булуың синең исемеңне йолдызлар биеклегенә, күңелләр түренә урнаштыра. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Әниебез, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, алдагы көннәреңдә изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, әти белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
"Әни!" — диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Зур үрнәк, олы терәк булдың
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
"Әни!" – диеп әйтү шундый рәхәт,
"Әни" сүзе тора безне дәшеп.
Һәрчак шулай балкып яшә, әни,
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, 3 балаң, ике киленең, бер киявең, алты оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев