Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче кадерле әнием, әбиебез Каюмова Рәхилә Каюм кызының 2 ноябрьдә 90 яшьлек юбилее.

01 ноября 2019, 09:13

700

0

0

Дусым авылында яшәүче кадерле әнием,  әбиебез Каюмова Рәхилә Каюм  кызының 2 ноябрьдә 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әнием, әбиебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сугыш авырлыкларына түзеп, ятимлек белән үсеп, тол тормыш кичерсәң дә сынмадың-сыгылмадың. Шушы яшеңдә дә безгә терәк-таяныч булып, киңәшләрең белән ярдәм итеп яшисең. Аллаһ Тәгалә сиңа хәерле имин гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы бирсен. Безне сөендереп, тормыш маягыбыз, җылытучы кояшыбыз, өебезнең нуры, түребезнең гөле булып яшә әле, әнием йөзгәчә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы-түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Сине яратып кызың Земфира, киявең Рафил, оныгың Зөһрә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев