Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез һәм бабабыз АБДУЛЛИН ХӘЙДӘР ХАЛИК улының18 февральдә гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

18 февраля 2022, 10:09

608

0

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш
юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә
балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның таянычын, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әти, бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
 Кояшларга тиңе гомернең.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев