Дусым авылында яшәүче Хадиева Гөләндәм Мөхәрләм кызының 7 гыйнварда 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Кайгы-хәсрәт күрми, таза-сау, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп, бергә-бергә шатланышып яшәргә язсын.
Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
"Бисмиллаһ", дип син шатланып уян,
Гомереңнең һәрбер таңында.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә!
Иң изге теләкләр белән балаларың,
оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың,
күршеләрең исеменнән улың Илдус.
Нет комментариев