Дусым авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галимул­лина Мәрвәр Габ­де­рәхим кызының 15 фев­ральдә 90 яшьлек юбилее.
Поздравления

Дусым авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галимул­лина Мәрвәр Габ­де­рәхим кызының 15 фев­ральдә 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, дәү әниебез! Ихлас күңелебездән сине олуг юби­леең белән котлыйбыз. Си­ңа гомер юлының иң озынын, бә­хетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сә­ла­мәтлекнең иң ныгын телибез. Ал­дагы гомерең дә без, балаларың, онык­ларың белән җан тынычлыгын­да, озын-озак еллар бергәләп яшәргә насыйп булсын.
Гел шатланып яшә, әни, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызың-киявең, оныкларың, оныкчыкларың.

Нет комментариев