Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Дусым авылында яшәүче якын кешебез – әниебез Галимуллина Суфия Габделхәй кызының 9 августта олы бәйрәме – 60 яшь тулган көне.

09 августа 2019, 09:18

964

0

0

Дусым авылында яшәүче якын кешебез – әниебез Галимуллина Суфия Габделхәй кызының 9 августта олы бәйрәме – 60 яшь тулган көне.

Кадерле әниебез! Сине матур юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Әниебез, кылган барлык изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең төп­ле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы син. Сиңа күңелебездәге иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Рәхмәт сиңа әниебез!  
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.
Иң изге теләкләр юллап балаларың Илнар-Ләйсән, Зөлфәт-Миләүшә, Рамил-Лилия, оныкларың, бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев