Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иң олы хөрмәткә, тирән ихтирамга лаек кадерле абыебыз САБИРОВ НАИЛ ЗАКИР улының олуг юбилее

22 августа 2022, 13:47

533

0

0

Иң олы хөрмәткә, тирән ихтирамга лаек кадерле абыебыз САБИРОВ НАИЛ ЗАКИР улының олуг юбилее

Иң олы хөрмәткә, тирән ихтирамга лаек кадерле абыебыз САБИРОВ НАИЛ ЗАКИР улының олуг юбилее. Абыебыз, сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа, иң мөһиме, саулык-сәламәтлектә, иман байлыгында, балалар, оныклар, кияү-киленнәр, оныкчыклар игелегендә, туганнар, дуслар хөрмәтендә яши торган бәхетле тигез гомер телибез. Якты йөзең, шат елмаюың безне һәрчак куандырып торсын. Син безнең барыбыз өчен һәрвакытта да үрнәк шәхес булдың. Һәрберебезгә күрсәткән игелегеңне, изгелегеңне Аллаһы Тәгалә меңе белән үзеңә кайтарсын. Без сине бик яратабыз, Наил абыебыз!

Җир йөзендә төрле кешеләрнең

Язмышлары була төрлечә.

Кайберләре – тумый картаялар.

Кемдер картайса да – яшьләрчә.

Аллаһ сине һич картаймый торган,

Олы шәхес итеп яраткан.

Булган бөтен яхшы сыйфатларны,

Яшереп-яшереп сиңа тараткан.

Табигать тә бөтен юмартлыгын,

Кызганмыйча сиңа бушаткан,

Гүзәллеге, изгелеге белән,

Фәрештәгә сине ошаткан.

Авыруны белми яшә,

Бул һаман үз көчеңдә.

Сине исән-имин күрү,

Бәхет безнең өчен дә.

Олы хөрмәт белән туганнарың: сеңлең Кәүсәрия, Гәрәевләр, Лотфуллиннар, Шиһаповлар, Вәлиевләр гаиләләре

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев