Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ихтирам белән Олы Әтнәдән Илсия Җаббарова.

25 июня 2019, 08:39

721

0

0

Ихтирам белән Олы Әтнәдән Илсия Җаббарова.

Июнь аеның матур иртәсендә авыр хәлдә Әтнә больницасына алып менеп киттеләр үземне. Күземне ачар хәлемдә юк иде. Ни булганын да аңламадым. Аягыма баса торган да булмады. Больницада хирургия бүлегенә алып менделәр. Көне-төне янымда табиб Ринат Фәлван улы булды. Азат Харис улы, Искәндәр Әхмәт улы, Эльдар Шәүкәт улы да гел хәлемне белеп тордылар. Ренат Фәлван улы  һәр көнне УЗИдан тикшереп торды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа, Казанга җибәрмәде, аякка бастырды үземне. Хирургия бүлеге кызлары: Резеда, Алия, Флера, Лилия, кайберләренең исемнәрен дә сорамаганмын, гел янымда булдылар. Шушы бүлектә хезмәт куйган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәт булыгыз, башкарган авыр хезмәтегез куанычлар гына алып килсен.
Сез ярдәм кулы сузасыз
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасыз
Өметен җуйганнарга.
Ихтирам белән Олы Әтнәдән Илсия Җаббарова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев