Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Мәңгәр авылында гомер итүче кадерле кешебез – әниебез Мәхмүтова Гөлшат Габделхәй кызының 14 октябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

11 октября 2019, 08:54

791

0

0

Иске Мәңгәр авылында гомер итүче кадерле  кешебез – әниебез Мәхмүтова Гөлшат Габделхәй кызының 14 октябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Син безнең бу тормышта иң газиз кешебез, таяныч һәм терәгебез. Гомерең буе безнең өчен янып-көеп, уңышларыбызга сөенеп, борчуларыбызга бездән дә ныграк көенеп яшисең. Бүгенге көндә дә төпле киңәшләреңне биреп, туган йортыбызның нуры булып гомер итәсең, тырышлыгың, сабырлыгың, киң күңеллелегең белән барыбыз өчен дә үрнәк булып торасың. Без синең белән чиксез горурланабыз, чын йөрәктән яратабыз.
Котлы булсын туган көнең, әни!
Сәламәтлек телибез иң элек.
Насыйп булсын яшәү тынычлыкта
Күреп бездән хөрмәт, игелек.
Рәхмәтлебез чиксез сиңа, әни!
Синнән үрнәк алып яшибез.
Гел рәхәттә яшә, сөенечтә,
Иң кадерле, якын кешебез!
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, онык­ларың, туганнарың исеменнән кызың Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев