Иске Мәңгәр авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Садыйкова Шәмсинур Фәтхрахман кызының 15 майда туган көне. Аңа 85 яшь.
Кадерлебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз, көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булганың өчен без сине бик яратабыз. Бәхетле һәм сәламәт бул, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын, тормышыбызга ямь өстәп авырмыйча, кайгы хәсрәтләр күрмичә, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын, Ходаем.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Кояш бирсен наз һәм яктылык.
Балаларың, оныкларың сина,
Китерсеннәр иде гел шатлык.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, барлык оныкларың,
оныкчыкларың һәм туганнарың.
Нет комментариев