Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Мәңгәр авылында яшәүче Шиһабетдинов Мөдәрис Нуретдин улы 6 гыйнвар көнне олуг юбилеен – 60 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

10 января 2020, 10:28

598

0

0

Иске Мәңгәр авылында яшәүче Шиһабетдинов Мөдәрис Нуретдин улы 6 гыйнвар көнне олуг юбилеен – 60 яшь тулган көнен билгеләп үтте.

Кадерлебез! Сине 60 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак, диләр. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде!
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын, әти, гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әтиең, тормыш иптәшең, 
кызларың-кияүләрең, улың-киленең, 
5 оныгың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев