Иске Өҗем авылында гомер итүче әбиебез Усманова СӘвия Габделхак кызының 25 октябрьдә юбилее.
Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын бәрәкәтле гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, киленеңнен, онык-оныкчыкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез.
80 яшь ул әле картлык түгел,
Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән киленең Миләүшә,
оныкларың Ләйсән-Госман, Рафик-Гөлназ, оныкчыкларың Раэля белән Рөстәм.
Нет комментариев