Әтнә таңы

Иске Өҗем авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле булган якын кешебез – әниебез ХАДИЕВА СӘВИЯ ЗАРИФ кызының 15 гыйнварда 70 яшьлек юбилее.

--, 15 гыйнвар 2022 - 08:00
311
0
0

Иске Өҗем авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле булган якын кешебез – әниебез ХАДИЕВА СӘВИЯ ЗАРИФ кызының 15 гыйнварда 70 яшьлек юбилее. Әниебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгыхәсрәт күрми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озак, тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын, әни гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Яшә әле, әни, йөзгә кадәр,

Шат күңелле булып гомер ит!

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың Ләйсән, Лилия, Ландыш гаиләләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: