Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Өҗем авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәлиева Фагыйлә Фәттрахман кызының 28 апрельдә 80 яшьлек юбилее.

26 апреля 2019, 08:42

751

0

0

Иске Өҗем авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Вәлиева Фагыйлә Фәттрахман кызының 28 апрельдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Бәйрәмең котлы, мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, без, балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Аллаһ Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын, туган өебезнең бусагасыннан беркайчан да бәхетсезлек атлап кермәсен. Безгә биргән яхшы тәрбияң, хәер-фатыйхаң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Һәрбер иртә сине куандырсын,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Иң изге теләкләр белән кызың, киявең, улың, 
киленең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев