Әтнә таңы

Иске Өҗем авылында яшәүче яраткан әниебез НӘҖМЕТДИНОВА СӘВИЯ ШӘРИП кызына 10 сентябрьдә 80 яшь тула.

--, 10 сентябрь 2021 - 10:14
173
0
0

Иске Өҗем авылында яшәүче яраткан әниебез НӘҖМЕТДИНОВА СӘВИЯ ШӘРИП кызына 10 сентябрьдә 80 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Бүген сиңа иң изге теләкләребезне һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Әни! Гомер буе хезмәт сөйдең, тырыш һәм гадел булдың. Синнән алган бу сыйфатлар безгә бүген үз тормышыбызны җитеш һәм матур итеп алып барырга үрнәк булды. Кемнәр генә булсак та, нинди генә уңышларга ирешсәк тә – болар барысы да синең дөрес тәрбияң нәтиҗәсе. Үзебез инде олылар булсак та, туган нигез һаман үзенә тарта. Чөнки анда син бар әни, синең янда рәхәт, җылы, күңелле. Анда күпме матур хәтирәләр саклана. Исән генә бул әни! Бүген дә син безнең таянычыбыз, киңәшчебез! Нигезебезнең кояшы булып, күнел тынычлыгы белән, безне сөендереп, оныкларыңның яраткан дәү әнисе булып, озак еллар бергә яшәргә насыйп булсын. Ходай шушы бәхетебезгә өстәп сәламәтлек һәм гомер дә бирсә иде! Син әле безгә бик кирәк, әни! Чиксез хөрмәтебез һәм рәхмәтебез сиңа!

Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа

Гомерләрең үтсен хөрмәттә.

Белеп яшә әни: безнең өчен иң кадерле,

Һәм иң кирәк кеше син жирдә!

Иң изге теләкләр белән: кызларың кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың – төпчегең Энҗе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: