Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Җогып авылында гомер итүче кадерле әниебез Сабирҗанова Фәүзия Мәгъсүм кызының 25 июльдә 80 яшьлек юбилее.

20 июля 2018, 08:47

889

0

0

Иске Җогып авылында гомер итүче кадерле әниебез Сабирҗанова Фәүзия Мәгъсүм кызының 25 июльдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып олы юлга чыгарганчы күп сынаулар үтәЙргә туры килгәндер. Үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аналарча кайгыртканың, гадилеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, булганына шөкер кылып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Киңәшләрең кирәк авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Иң изге теләкләр белән балаларың
Рәм­зия-Фәрхат, Сүрия-Ринат, Марат-Ләйсән,
оныкларың Лилия-Алмаз, Динә-Азат, Алия-
Айнур, Ришат-Айгөл, Айзирәк, Ислам, Сәйдәш, оныкчыкларың Айсылу, Лилия, Булат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев