Иске Җогып авылында туып, Олы Әтнәдә гомер итүче Садыкова Рәйсә Гаян кызына 31 октябрьдә 90 яшь тула.
Олы йөрәкле, ачык йөзле, киң күңелле кадерле Рәйсә апам. Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбриклим. Сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы телим. Һаман да шулай ак әби булып, улың-киленең тәрбиясендә, кадерле, кирәкле булып яшәвеңне телим.
Бу тормышта инде кая барыйм,
Кемгә сыенырга дигәндә.
Куеныңа алып балаң кебек
Урын бирдең үзең тирәңдә.
Салкынлыктан туңган йөрәгемне
Җылы сулышларың эретте.
Өч улың да бер дә тартынмыйча,
Читкә какмый мине үз итте.
Миңа кылган игелекләреңне
Санап бетерерлек түгел гомергә.
Инде менә ничә еллар буе
Үз кызыңдай булдым бу җирдә.
Балаларың синең – минем абыйларым,
“Сеңелем” диеп өзелеп торалар.
Ходай Тәгаләдән сорыйм көн дә –
Өзелмәсен безнең аралар.
Сине яратып сеңлең Гөлнур һәм аның гаиләсе.
Нет комментариев