Кадерлеләребез! Ихлас күңелдән шундый зур һәм якты бәйрәмегез – алтын туй көнегез белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлекнең олысын, гомернең озынын, шатлыкларның бетмәс-төкәнмәсен, тигезлектә, муллыкта балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, куанычын күреп, күңел җылысын тоеп, барыбызга да үрнәк, терәк булып тагын күп еллар бергә-бергә матур итеп, безне сөендереп, бик бәхетле булып яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән сеңлегез Ясминә һәм аның гаиләсе. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев